О мухтасибате

Алабуга мөхтәсибәте үзенең эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара:

1. Мәгариф,уку-укыту,тәрбия.

2. Яшьләр белән эшләү.

3. Дәгъват.

4. Хәләл ризыкны киң җәелдерү.

5. Спорт.

6. Хәйрия эшләре.

1. Алабуга мөхтәсибәтенең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге шәһәребезнең мәгариф идарәсе белән үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Ике як өчен дә файдалы булган әлеге хезмәттәшлекнең "җимешләре" түбәндәгеләр:

Шәһәребезнең 1 нче һәм 2 нче татар гимназияләрендә әхлак дәресләре алып барыла.
31 нче номерлы балалар бакчасында татар төркеме эшләп килә.
Суворов училищесы курсантлары өчен атнага бер тапкыр дин нигезләре, әхлак дәресләре үтә.
Районыбыз һәм шәһәребез балалары өчен ел саен мәгариф идарәсе белән берлектә җәйге лагерьлар оештырыла.
Алкоголизм,наркомания һәм абортларга каршы көрәш кысаларында төрле оешма һәм учреждениеларда, уку йортларында очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрелә.

2. Яшьләр белән эшләүгә нык игътибар бирелә. Яшь мөселман кардәшләребезне берләштерү, гыйлем дәрәҗәләрен күтәрү, төрле агымнардан, тискәре фикерләрдән кисәтү һәм саклау максаты тормышка ашырыла.Бу максатка ирешү өчен түбәндәге эшләр эшләнә:

Актуаль мәсьәләләргә кагылышлы вәгазь, дәрес, түгәрәк өстәлләр оештырыла.
Төрле спорт чаралары, күрше районнар белән берлектә ярышлар, мәчет спортзалында бик күп уен төрләре буенча секцияләр эшләп килә.
Бәйрәм көннәрендә кардәшләр белән табигать кочагына чыгып ял итү, аралашу, фикерләшү.
Республикакүләм ярышларда, форум-конференцияләрдә, зур чаралар үткәрүдә актив катнашу.

3.  Дәгъват өлкәсендә мөхтәсибәт күп кенә мәгълүмат чараларына таянып эшли.

Җирле телевизион каналда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре хакында  видеоматериал әзерләнеп күрсәтелә.
Шулай ук "Алабуга нуры" газетасында атна саен җомга вәгазьләре, интервьюлар бастырылып чыга.
Мөхтәсибәт тарафыннан ел саен мөселманнар өчен "Сабан туе" үткәрелә. Бу бәйрәм халкыбызның милли традицияләрен саклау белән беррәттән дәгъват өчен яхшы мәйдан булып тора. 

4. Хәләл ризыкны киң җәелдерүдә беренче адымнарыбыз:

1 нче һәм 2 нче гимназиядә, 31 нче балалар бакчасында балаларны хәләл ризык белән тәэмин итү булды.
"Ит һәм консервлар комбинаты"нда хәләл казылык һәм тушенкалар җитештерелүе.
Шәһәребез оешмалары арасында да күп кенә хәләл ашханәләр булдырылды.

5. Спорт өлкәсе дин өчен бер дә чит түгел. Киресенчә, сәламәт булырга омтылу - мөселман кешенең бурычы. Шуны истә тотып, Алабуга мөхтәсибәте күп төрле спорт чараларында катнаша. Моннан башка Җәмигъ мәчетенең спортзалында гер күтәрү, өстәл теннисы һәм башка төрләр буенча бәйгеләр билгеләп үтәсе килә. Спортзалыбызда милли көрәш буенча инде 2 ел рәттән секция эшли. Спортзалга дип килгән малайлар, егетләр әкренләп дингә дә тартылалар. Төбәгебездә мөселманнар арасында уздырыла торган бер генә ярыш та Алабуга командасыннан башка узмый. Кул көрәше, татарча һәм ирекле көрәш, гер күтәрү буенча егетләребез күп кенә бүләкле урыннарны яулап килә.

6. Хәйрия эшләре- ул Аллаһ әмере. Зәкят, гошер, фитра кебек юмартлык гамәлләре елдан-ел оешканлык төсен ала. Шәһәребезнең берничә кибетендә мохтаҗларга ярдәм итү өчен сәдака тартмалары урнаштырылган. Халык арасында мохтаҗ булган гаилә барлыгы ачыклануга, барлык мөмкинлеге булган мөселманнар акча белән яисә кием белән яисә башка юллар белән ярдәмгә ашыга. Кыскасы, хәйрия эшләре бөтен мөселманнарны бергә туплый.