"Нур" мәчетенең(Тойма урамы) иске бинасы урынына яңа бинага нигез салу

Бүген Алабуга мөселманнары өчен тарихи вакыйга булды. Шәһәребездә 90 нчы елларда беренче булып ачылган "Нур" мәчетенең(Тойма урамы) иске бинасы урынына яңа бинага нигез салу йоласы үтәлде. Мәчеткә җыелган мөселманнар җомга намазыннан соң, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән бергәлектә, яңа мәчет бинасы нигезендә тәкбир әйтеп дога кылдылар. 
"Нур" мәчете бинасы 1958 нче елда салынган һәм 1991 нче елда мөселманнарга тапшырылганда гамәлдән чыгарылган бина иде. Иске бина булуга карамастан 27 ел мәчет буларак хезмәт итте. Ләкин бина нык искерү сәбәпле, төзүчеләр белән киңәшләшкәч, бинаны сүтеп яңа бина төзү фикере хупланды. Эш башланды. Барлык Алабугалыларны да ошбу хәерле изге эштә катнашып әҗер-савапка лаек булырга чакырабыз. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул кылсын!