Аксакаллар шурасының республикакүләм утырышы узды

Аксакаллар шурасының республикакүләм утырышы узды

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Алабуга мөхтәсибәте каршындагы Ак сакаллар шурасы рәисе, "Нур" мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Шайхудинов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының республикакүләм күчмә утырышында катнашты. Әлеге утырыш Кукмара мөхтәсибәтендә узды. 
Очрашу ике өлештән торды. Иң беренче булып катнашучыларга Мәчкәрә авылы зиратында сакланып калган борынгы ташларны күрсәттеләр. Биредә барлык кунакларны каберстаннарны тәртиптә тоту, ташлардагы язуларны уку һәм төзекләндерү буенча алып барыла торган эшләр белән таныштырдылар. 
Тәҗрибә алмашу өчен Кукмара районы сайлану юкка түгел. Әлеге төбәктә барлыгы ике йөздән артык кабер ташының тарихы өйрәнелгән. Биредә күмелгән шәхесләр дин үсешенә зур өлеш керткәннәр,мәсәлән, революциягә кадәр сәүдәгәр Үтәмешевлар тарафыннан берничә мәчет сафка баскан. Мәчкәрә зиратында әрвахлар рухына дога кылды.
Аксакаллар шурасының каберстаннарны тәртипкә китерү буенча эшләр 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган иде. Аның нигезендә каберстаннарны карау буенча нәзарәт тарафыннан эш планы төзелде. Мисалга, узган ел республикада уннан артык зират тәртипкә салынган. Зиратларны тәртиптә тоту эшләре Алабугада да даими алып барылы. Елга ике тапкыр язын һәм көзен шәһәрнең Г.Камал урамында урнашкан иске татар зиратында өмәләр үткәрелә. Яңа татар зиратыда тәртиптә тотыла.
Искәртик, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының республикакүләм күчмә утырышында мөфтият һәм республика мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Җыелышның пленар өлешендә исламның асыл кыйммәтләрен җәмгыятькә кайтару, милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм каберлекләрне тәртипкә китерү турында сүз алып барылды.