Лениногорск шәһәре "Ихлас" мәчетендә VIII «Гыйлем нуры» бәйгесе оештырылды.

29 нчы май көнне Лениногорск шәһәре "Ихлас" мәчетендә VIII «Гыйлем нуры» бәйгесе оештырылды.
Бәйге 2012 нче елдан бирле үткәрелә. Татарстан Республикасы мәчетләрендә ел буе кичке дәресләрдә катнашучы мөслимәләрнең иң көчлеләре "Гыйлем нурында" катнашып үзләрен сыныйлар. Сораулар Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә корылган. Саф татар телендә генә алып барыла.
Урыннар бәяләнгәндә шулай ук махсус кагыйдә кулланыла: катнашучылар арасыннан нибары бер төркем җиңүче, иң көчле дип билгеләнә. Һәр катнашучының әлеге бәйгегә килүве аның үз районында белем ягыннан иң дәрәҗәле икәнлеген билгели. Һәркем грамота вә истәлекле затлы бүләккә ия була.
Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелә. Алар күчмә кубокны үткән елны җиңгән командадан алып, бер елга үз районнарына алып китәләр.
Бу елны: Урыссу, Мөслим, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Сарман, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләре төркеме катнашты. Сарманны җиңү белән котлыйбыз!
Катнашучылар исеменнән оештыручыларга һәм хәләл маллары белән ярдәм итүчеләргә чиксез саваплар булсын!